Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мавыгып уйнадылар

Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышлары узды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә уздырган әлеге ярышлар традициягә әйләнеп китте. Шашка-шахмат ярышларын өлкәннәр көтеп ала, биредә яңа катнашучылар саны елдан-ел өстәлеп тора. Тукландыру үзәге дә тәмле ризыклар, кайнар чәй белән сыйлап, өлкәннәрнең...

Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышлары узды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә уздырган әлеге ярышлар традициягә әйләнеп китте.

Шашка-шахмат ярышларын өлкәннәр көтеп ала, биредә яңа катнашучылар саны елдан-ел өстәлеп тора. Тукландыру үзәге дә тәмле ризыклар, кайнар чәй белән сыйлап, өлкәннәрнең күңелләрен күрделәр. Ветераннар матур итеп ял да иттеләр, балалар кебек мавыгып ярыштылар да. Җиңүчеләр булып шашка уенында беренче урында - Апастан Мәсхүт Маннапов, икенче урында - Каратуннан Рафиз Закиров, өченче урында - Апастан Азат Гомәров.

Шахмат уенында Апастан Фәрит Дәүләтшин - беренче, Рафаэль Сибгатуллин - икенче, Фоат Сафиуллин - өченче урыннарда. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашки, шахматы, пожилые, декада пожилых, картлар унконлеге