Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менә ул, бишенче йорт!

10 ноябрьгә районда яшәүче 395 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның тол калган тормыш иптәшләренә аерым йорт төзелгән яки максатчан программа буенча төзелгән күпкатлы йортлардан аерым фатирлар бирелгән. 4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президентының эшлекле визиты барышында район үзәгендә 18 фатирлы, 3 катлы бишенче торак йорт файдалануга тапшырылды. Шушы көннәрдә генә...

10 ноябрьгә районда яшәүче 395 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның тол калган тормыш иптәшләренә аерым йорт төзелгән яки максатчан программа буенча төзелгән күпкатлы йортлардан аерым фатирлар бирелгән.

4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президентының эшлекле визиты барышында район үзәгендә 18 фатирлы, 3 катлы бишенче торак йорт файдалануга тапшырылды.

Шушы көннәрдә генә районга тагын 30 сугыш ветеранына дип махсус субсидия күчкән. Хәтерегезгә төшерәбез, ел башыннан бу категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга дип каралган дәүләт субсидиясе күләме 943 200 сум дип билгеләнгән иде. Россия хөкүмәте карары белән 1 ноябрьдән аның күләме 963 000 сумга җиткерелде. Бу үзгәреш илкүләм инфляция темпларына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дом ветеранов