Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әмеремне тыңла!

- Районда 1990 елдан башлап, булачак солдатлар өчен табигатьтә, хәрбиләштерелгән палаткалы җәйге шәһәрчекләрдә махсус җыеннар үткәрү үзен яхшы аклый, - ди хәрби әзерлек укытучысы, запастагы капитан Радик Галимҗанов. Быелгы җәйге хәрби җыеннар да гадәттәгечә 5 көнлек программага нигезләнгән. Аның беренче һәм соңгы көннәрендә быел 10 сыйныфны тәмамлаган егетләр үз мәктәпләрендә...

- Районда 1990 елдан башлап, булачак солдатлар өчен табигатьтә, хәрбиләштерелгән палаткалы җәйге шәһәрчекләрдә махсус җыеннар үткәрү үзен яхшы аклый, - ди хәрби әзерлек укытучысы, запастагы капитан Радик Галимҗанов.

Быелгы җәйге хәрби җыеннар да гадәттәгечә 5 көнлек программага нигезләнгән. Аның беренче һәм соңгы көннәрендә быел 10 сыйныфны тәмамлаган егетләр үз мәктәпләрендә махсус әзерлек курслары уза. Ә 3 көнен алар Дәвеш янындагы "Зөя" балалар ял-сәламләндерү үзәгендә палаткалы шәһәрчектә яшиләр. Һәм бу шәһәрчекне дә алар үзләре үк төзиләр.

Биредә тәртип нәкъ армиядәгечә, кырыс һәм кайгыртучан командирлар, офицерлар сүзен һәм әмерен төгәл үтәү таләбе куела аларга! Иртәнге җидедә "Подъем!" командасына сикереп торырга кирәк. "Отбой!" командасы кичке унда бирелә. Көн дәвамында стройда йөрү, АКМ автоматын вакытка сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату, төрле спорт ярышлары үткәрелә. Казан асып үзләре үк пешергән аш, ботка, утта кайнаган чәй бик тәмле була. Үзәк ашханәнең пешекче апалары әзерләгән аш-су да телеңне йотмалы.

- Быелгы җыенга 57 яшүсер килде, - ди район мәктәпләреннән чакырылган төркем өчен җаваплы, Акхуҗа мәктәбенең хәрби әзерлек укытучысы Айрат Мәрдәнов. - Былтыр 9 дистә яшүсмер биредә үк хәрби әзерлек күнекмәләре үтте. Җыенның соңгы көнендә алар өчен автоматтан ату ярышлары да үткәрелде, быел да бу традиция бозылмады.

- Яшүсмерләр өчен җәйге хәрби җыеннар, палаткаларда яшәү бик кызыклы. Хәрби хезмәткә беренчел әзерлек белән бару солдат өчен җиңелрәк бирелә, - районның хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдатлар