Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өметләр акланган чак

Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы - баш дәүләт инженеры Ирек Солтанбеков 1 ноябрьдә 50 яшьлек юбилеен каршылый. Ир уртасына җиткән чорда, үткән гомер юлына борылып нәтиҗә ясарлык хезмәтләрең, ирешкән уңышларың, калдырган эзең булу үзе бер горурлык. Зур Күккүз авылында туып-үскән, биредә яхшы билгеләренә...

Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы - баш дәүләт инженеры Ирек Солтанбеков 1 ноябрьдә 50 яшьлек юбилеен каршылый.

Ир уртасына җиткән чорда, үткән гомер юлына борылып нәтиҗә ясарлык хезмәтләрең, ирешкән уңышларың, калдырган эзең булу үзе бер горурлык. Зур Күккүз авылында туып-үскән, биредә яхшы билгеләренә генә урта мәктәпне тәмамлаган егеткә зур өметләр баглаучылар ялгышмый. Ул хәрби бурычын үтәгән елларда ук беренче өметләрне аклый. Егет солдат хезмәтеннән күкрәгенә "Байкал-Амур магистрален төзүдә катнашканы өчен" медален тагып кайта. Тормыш мәктәбен үтеп, үз алдына зур максатлар куйган егет, армия сафларыннан кайтканнан соң югары уку йортын тәмамлый һәм бар тырышлыгын туган ягына багышларга карар кыла. Аның хезмәт юлы "Сельхозтехника" оешмасында комбайн депосы инженеры буларак башлана. Яшь һәм тәҗрибәсез булуына карамастан, хезмәттәшләре белән дә уртак тел таба, техниканың да җаен, көен белә ул. Ә берничә елдан аны "Татгазстрой"ның Апас учасогына эшкә чакыралар. Биредә ул ун ел җитәкчелек итә.

- Авылларга гез кертә башлаган еллар иде бу. Күп авылларга газ трассалары салу, йортларга газ кертү эшләрен башкардык. Ә иң беренче булып туган авылым Зур Күккүз газлы булды. Зәңгәр ягулыкның ни икәнен дә белмәгән халыкның рәхмәт сүзләрен ишетү хезмәтебезгә олы нәтиҗә иде, - ди юбиляр үзе.

2002-2004 елларда Ирек Солтанбеков Халык санын алу буенча җаваплы хезмәткәр вазыйфасын башкара. Әлеге җаваплы кампания барышында күрсәткән хезмәтләре өчен ул янә медаль белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә дә ул хезмәтенең никадәрле җаваплы икәнлеген аңлап эш итә. Райондагы авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау үткәрү, аларны исәпкә кую, исәптән төшерү, таныклык алмаштыру эшен ул бүген бер үзе алып бара.

- Һәр үзйөрешле техника елга бер тапкыр төзеклегенә тикшерү үтәргә тиеш. Моңа бармак аша карарга ярамый. Чөнки ул кеше куркынычсызлыгы, кеше гомере белән бәйле. Төзек булмаган техника белән нинди генә куркыныч хәлләр килеп чыкмаска мөмкин, - дип кисәтә баш дәүләт инженеры.

Ирек Солтанбеков балаларының уңышлары белән дә горурланып яши. Тормыш иптәше Нурания белән алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген кызлары Инзилә югары уку йортын тәмамлап, Казанда гадәттән тыш хәлләр оешмасында эшли, уллары Инзил төзелеш көллиятендә белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев