Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәттән горурлык хисе белән кайттылар

Әлмәттә "Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерүчеләре" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Беренчелек өчен республиканың район һәм шәһәрләреннән 46 команда көрәште. Бәйге ике этапта үтте. Янгын сүндерүчеләр беренче этапта коткару һәм ярдәм күрсәтү эшләрендә үзләренең белемнәрен, тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Икенче этапта хәрби осталыкларын сынадылар. Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренең әзерлек дәрәҗәсен үстерү,...

Әлмәттә "Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерүчеләре" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Беренчелек өчен республиканың район һәм шәһәрләреннән 46 команда көрәште.

Бәйге ике этапта үтте. Янгын сүндерүчеләр беренче этапта коткару һәм ярдәм күрсәтү эшләрендә үзләренең белемнәрен, тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Икенче этапта хәрби осталыкларын сынадылар.

Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренең әзерлек дәрәҗәсен үстерү, һөнәри осталыкларын арттыру максатыннан оештырылган бу ярышларда Каратун авыл җирлегенең 6 ирекле янгын сүндерүчесен берләштергән Апас районы командасы да катнашты. Фәнис Шәрәфиев, Рафаэль Исмәгыйлев, Фирдүс Мөхәммәтҗанов, Наил Гәрәев, Раил Хөснетдинов, Марсель Хисамов барлык биремнәрне дә кыска гына вакыт эчендә уңышлы үтәделәр. Нәтиҗәдә, алар Әлмәт шәһәре командасыннан гына калышып, II урынга лаек булдылар. Районның янгыннан саклау гарнизоны җитәкчесе Руслан Ромачков җитәкчелегендәге егетләр хезмәттәшләре янына кыйммәтле бүләк, Мактау кәгазьләр һәм горурлык хисе белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарные машины