Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти машинасы, әти васыяте

40 елдан артык шофер булып эшләгән Мингәрәй Мингалиевның улы Нәфис балачактан әтисе янында мәш килде. Инде хәзер аның үзенең дә 14 еллык эш стажы бар. Ул гына да түгел, әтисе 25 ел чамасы йөрткән "ГАЗ-52" ягулык ташу машинасына икенче гомер өреп, аның эшен дәвам итә. - Әти генә мәрхүм менә....

40 елдан артык шофер булып эшләгән Мингәрәй Мингалиевның улы Нәфис балачактан әтисе янында мәш килде. Инде хәзер аның үзенең дә 14 еллык эш стажы бар. Ул гына да түгел, әтисе 25 ел чамасы йөрткән "ГАЗ-52" ягулык ташу машинасына икенче гомер өреп, аның эшен дәвам итә.

- Әти генә мәрхүм менә. Ә машина "җене" аңардан йокты, билгеле. Миңа "КамАЗ" да тәкъдим иткәннәре булды. Әтием төсе булыр дип, ташламадым үзен. Бик сакчыл, техниканы бик шәп белә иде ул, яхшы сакланган, үземнең дә юлда ватылып калганым юк, - ди Нәфис.

Көне-көне белән 200-300әр километр юл үтәргә туры килә аңа. Йомралы, Әлмәндәр бүлекчәләре басуларында бүген көне-төне дистәләгән комбайн, трактор эшли. Һәм аларның һәммәсенә дә Нәфис даими ягулык китерә. "Зөя" агрофирмасының Зөянең сул як ярындагагы бүлекчәләрендә дә яхшы беләләр аны. Чөнки, бүгенгедәй һәр сәгате санаулы урак өсте өлгерлек ярата!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва–2012