Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөнирә әби ялгыз түгел

Мөнирә әби Бариева тумышы белән Кормаш авылыннан. Бүгенге көндә ул Апаста оныклары янында бәхетле картлык кичерә. Бу көннәрдә 90 яшьлеген каршы алган юбиляр тормышның ачысын-төчесен күп күрә. - Мәктәптә әйбәт укыдым мин. Үткен, чая булгангадыр инде яшүсмер чактан ук бригадир итеп куйдылар. Сугыш чоры елларын сөйләп бетерерлек түгел, ничек исән...

Мөнирә әби Бариева тумышы белән Кормаш авылыннан. Бүгенге көндә ул Апаста оныклары янында бәхетле картлык кичерә. Бу көннәрдә 90 яшьлеген каршы алган юбиляр тормышның ачысын-төчесен күп күрә. - Мәктәптә әйбәт укыдым мин. Үткен, чая булгангадыр инде яшүсмер чактан ук бригадир итеп куйдылар. Сугыш чоры елларын сөйләп бетерерлек түгел, ничек исән калынгандыр. Халык белән аңлашып эшләвемне күреп мине авыл советы председателе итеп сайлап куйдылар. Озак эшләдем. Элеккеләрне бик яхшы хәтерлим, барысы да күз алдында тора, - ди Мөнирә әби. Хәсрәтне дә күп күрә, ирен, ике баласын югалтып ялгызлык ачысын да татый ул. Бүген хәсиятле тормышына сөенеп, рәхмәтле булып яши. Оныгы Айгөл, аның тормыш иптәше Динар Ибәтуллиннар "дәү әни" дип өзелеп торалар. Оныкчыклары Аделина белән Эльнара да бик яраталар үзен.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов, ветераннарның район Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова аңа РФ Президентының Котлау открыткасын, район башлыгының бүләкләрен тапшыргач, Мөнирә әби үзен шулай олылаганнары өчен рәхмәт җиткерергә кушты, илгә-көнгә тынычлык теләде.

Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев