Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Морзалар авылында янгын

Җәйме ул, язмы, кышмы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Гомер буе җыйган, кадерләп саклаган мал-мөлкәтебезне ялкын телләре санаулы вакыт эчендә көл өеменә әверелдерергә сәләтле. Соңгы вакытта янгын сүндерүчеләргә ике мунчаны уттан араларга туры килгән. - Морзалар авылында морҗа кызу сәбәпле, түбәгә ут капкан. Тикшерү барышында морҗаның аллюмень трубадан булуы...

Җәйме ул, язмы, кышмы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Гомер буе җыйган, кадерләп саклаган мал-мөлкәтебезне ялкын телләре санаулы вакыт эчендә көл өеменә әверелдерергә сәләтле.
Соңгы вакытта янгын сүндерүчеләргә ике мунчаны уттан араларга туры килгән.
- Морзалар авылында морҗа кызу сәбәпле, түбәгә ут капкан. Тикшерү барышында морҗаның аллюмень трубадан булуы ачыкланды. Янгын сүндерүчеләр һәм халык тырышлыгы белән ут вакытында йөгәнләнде, зур бәла-казаларга юл куелмады. Яңа гына Ябалак авылында мунча януы турында хәбәр керде. Шулай ук сәбәбе төтен чыгу юлларының төзексезлеге дип фаразлана, - ди район дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясеннән белдерүләренчә, күпчелек янгыннарның сәбәпчесе - электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, мичләрне артык кыздыру һәм дөрес ясамау, кагыйдәләрне санламау. Һәр хуҗа кеше мичнең төзеклеген, дөрес ясалышын күз уңында тотарга тиеш.
- Көннәр кызу. Бәла-казага юл куймыйк. Игътибарлы, сак булыйк! Йорт тирәләрендә зур сыешлыклар белән су торырга, һәр өйдә тиешле таләпләргә туры килгән янгын сүндергеч булырга тиеш. Янгын сүндергечнең порошоклы һәм углекислотный төрләре бар. Ут-күз чыга калса, судан аермалы буларак, аларның сүндерү сәләте күпкә яхшырак. Мунча яксагыз, күзәтүчесез калдырмагыз, мичкә ягуны балаларга тапшырмагыз, - ди Илдар Вәлиев.
Янгын чыгу очракларында 01, 112 телефон номерларын җыегыз! Ямьле җәйләрдә күңелсезлекләргә юл куймыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев