Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Морзалар мәктәбе укучысы Раил Гыйлманов Республикада үткән Мәскәү көннәре бәйгесендә I урынны яулады

28-30 октябрьдә Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре киң колач белән үтте. Шул чара кысаларында "#Мәскәү көннәре" хэштегы белән үткән фотоконкурста Морзалар урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйлманов Раил I урынны яулады һәм Мәскәү шәһәренә 3 көнгә 2 кешелек экскурсион путевка белән бүләкләнде. Юлламага башкалабызга самолетта очу, страховка, кунакханәдә тору, ашау-эчү чыгымнары...

28-30 октябрьдә Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре киң колач белән үтте. Шул чара кысаларында "#Мәскәү көннәре" хэштегы белән үткән фотоконкурста Морзалар урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйлманов Раил I урынны яулады һәм Мәскәү шәһәренә 3 көнгә 2 кешелек экскурсион путевка белән бүләкләнде. Юлламага башкалабызга самолетта очу, страховка, кунакханәдә тору, ашау-эчү чыгымнары һәм төрле мавыктыргыч экскурсияләр кергән. Котлыйбыз сине, Раил һәм кызыклы сәфәрләр телибез! Тулырак мәгълуматны http://днимосквы.рф сайтында карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев