Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмгә чакырабыз

27нче апрельдә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә пенсионерларның беренче район спартакиадасы узачак. Ул Апас стадионында сәгать унда башлана. Әлеге спорт бәйрәмендәге ярышларда йөгерү, сикерү, гомуми физик хәзерлек, теннис, йөзү һәм башка халыкчан спорт уеннарында яшьләре 60тан узган ир-атлар, 55тән өлкән булган хатын-кызлар көч сынашачаклар. Тамашага җанатарлар белән бергә спортны яратучы...

27нче апрельдә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә пенсионерларның беренче район спартакиадасы узачак. Ул Апас стадионында сәгать унда башлана. Әлеге спорт бәйрәмендәге ярышларда йөгерү, сикерү, гомуми физик хәзерлек, теннис, йөзү һәм башка халыкчан спорт уеннарында яшьләре 60тан узган ир-атлар, 55тән өлкән булган хатын-кызлар көч сынашачаклар. Тамашага җанатарлар белән бергә спортны яратучы төрле буын вәкилләрен дә чакырабыз.

Җиңүчеләрне махсус бүләкләр һәм Дипломнар көтә. Ярышларда беренче урынны алучылар 12 майда Казанда "Өченче буын" республика спартакиадасында катнашачаклар.

Тәүге спартакиаданы район башлыгы Р. Н. Заһидуллин фатихасы һәм финанс ярдәме белән спорт һәм яшьләр эшләре буенча район комитеты, Россия пенсия фонды һәм Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекләре уздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортивная подготовка пожилые в спорте спартакиада, теннис