Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәскәүдән хөкүмәт телеграмасының чираттагысы Урта Балтайга юлланган иде

Районда 90 яшьлеген каршылаган өлкәннәребезгә ел башыннан Мәскәү, Кремль, ил Президенты Владимир Путин имзалаган 50 дән артык Котлау Хаты-телеграммалар килде. Чираттагысы Урта Балтай авылыннан сугыш һәм тыл ветераны 40 ел балаларга белем биргән Назирә Хәмидуллинага адресланган иде. Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бу Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләрне 16...

Районда 90 яшьлеген каршылаган өлкәннәребезгә ел башыннан Мәскәү, Кремль, ил Президенты Владимир Путин имзалаган 50 дән артык Котлау Хаты-телеграммалар килде. Чираттагысы Урта Балтай авылыннан сугыш һәм тыл ветераны 40 ел балаларга белем биргән Назирә Хәмидуллинага адресланган иде. Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бу Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләрне 16 октябрьдә юбилярга аның урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова тапшырды. Тантанада катнашкан район ветераннар Советы рәисе Мәнфүзә Хәкимҗанова, Урта Балтай авыл җирлеге һәм мәктәбе вәкилләре ветеран-укытучыга озын, бәрәкәтле гомер, исәнлек-саулык теләделәр. Ел ахырына кадәр район вәкилләре тагын уннан артык «йәзяшәрләр»гә шундый ук күңелле «визит» белән барырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев