Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетемне эзләп киләм...

"Ак җилкән" яшьләрне очраштыру, таныштыру клубы елдан-ел киңрәк колач җәя. 21 мартта Морзалар авылы клубында да узды бу кызыклы чара. Лилия (Апас), Марсель (Болынбалыкчы), Шамил, Нурсөя (Морзалар), Гөлчәчәк (Түбән Биябашы), Илһам (Югары Биябашы) берсеннән-берсе тапкыр, сәләтле яшьләр булып чыктылар. Үзләренә куелган сынауларны уңышлы үтәп барды алар. Яшьләр бер-берсен сынаган арада...

"Ак җилкән" яшьләрне очраштыру, таныштыру клубы елдан-ел киңрәк колач җәя. 21 мартта Морзалар авылы клубында да узды бу кызыклы чара. Лилия (Апас), Марсель (Болынбалыкчы), Шамил, Нурсөя (Морзалар), Гөлчәчәк (Түбән Биябашы), Илһам (Югары Биябашы) берсеннән-берсе тапкыр, сәләтле яшьләр булып чыктылар. Үзләренә куелган сынауларны уңышлы үтәп барды алар. Яшьләр бер-берсен сынаган арада район мәдәният йорты үзешчәннәре Резеда Мостафина, Гөлия Зиннәтуллина, Рамилә Вавилова, Айрат Айтуганов, Гөлнара Галиәкбәрова, Рөстәм Зиннәтуллин үзләренең дәртле җыр-моңнары белән сәламләп тамашачыларны ял иттерделәр. Гомумән, зал алкышлардан тынып тормады. Бу чарада катнашкан яшьләргә тамашачы көч биреп тә, хуплап та, рәхмәтен белдереп тә кул чабып торды.

Залда күңелле музыка яңгырады. Әле ике сәгать элек кенә бер-берсен якыннан белмәгән, хәзер инде чын дусларга әйләнгән парлар вальс биергә чыктылар. Алга таба да яшьләребез бер-берсен югалтмыйча, дуслашып, аралашып яшәсеннәр иде. Кем белә, бәлки бу көнге дуслык тора-бара мәхәббәткә дә әйләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Белый парус" пары