Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музейда – кунакта

Без, Чирмешән төп белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Сиринә Ибраһимова белән Олы Бакырчы авылында эшләп килүче Халык шагыйре, балалар язучысы Шәүкәт Галиев музеен куреп кайттык. Музей җитәкчесе Рәшит абый Гыйльметдинов бик ягымлы итеп каршы алды, музей белән, Шәүкәт Галиевнең хезмәт юлы белән таныштырып үтте. Безгә музей бик...

Без, Чирмешән төп белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Сиринә Ибраһимова белән Олы Бакырчы авылында эшләп килүче Халык шагыйре, балалар язучысы Шәүкәт Галиев музеен куреп кайттык. Музей җитәкчесе Рәшит абый Гыйльметдинов бик ягымлы итеп каршы алды, музей белән, Шәүкәт Галиевнең хезмәт юлы белән таныштырып үтте. Безгә музей бик ошады, Шәүкәт Галиевның шәхси әйберләре, кыйммәтле кулъязма китап-дәфтәрләре белән таныштык. Музейда Шәүкәт Галиевнең шигырьләрен укыдык. Үзебез дә буш килмәдек, Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган "Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары" дип аталган чыгышыбызны күрсәттек. Чөнки Шәүкәт Галиев Габдулла Тукай премиясенә лаек булган шагыйрь. Киләчәккә яхшы теләкләр теләп, музейнын истәлек дәфтәренә үзебезнең култамгаларны куеп калдырдык.

Булат Гыйбадуллин һәм Алсу Сибгатова, Чирмешән төп белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев