Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наилә Мансур кызы Камалиева

Районыбыз авыр югалту кичерде - 11 июльдә, 41 яшендә, нәкъ менә гомеренең яшим дип яшьнәгән, киләчәккә мең төрле хыяллар, планнар белән янган мизгелендә Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы, Әлмәндәр авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Наилә Мансур кызы Камалиева вакытсыз арабыздан китте. Әлеге ачы хакыйкать белән килешүе авыр, бик авыр. Камалиева...

Районыбыз авыр югалту кичерде - 11 июльдә, 41 яшендә, нәкъ менә гомеренең яшим дип яшьнәгән, киләчәккә мең төрле хыяллар, планнар белән янган мизгелендә Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы, Әлмәндәр авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Наилә Мансур кызы Камалиева вакытсыз арабыздан китте. Әлеге ачы хакыйкать белән килешүе авыр, бик авыр.

Камалиева Наилә Мансур кызы 1973 елның 11 июнендә Борнаш авылында туа. Хезмәт юлын балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. 1997 елда Әлмәндәр авыл җирлегенә сәркатип булып эшкә килә. 2010 елның 10 октябрендә Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы булып билгеләнә. Шушы кыска гына гомерендә Наилә Мансур кызы бик күп игелекләр эшләп калырга өлгерде. Тырышлыгы, үҗәтлеге, киң эрудицияле булуы белән аерылып торды. Яшь кенә булса да, һәркемне тыңлый, аңлый белде, кеше проблемаларын үз йөрәге аша үткәрде. Аңардагы тормышны ярату хисе, энергия, оптимистлык, тәвәккәллек, җылылык гаиләсенә дә, кызларына да, әнисенә дә, туганнарына да, дусларына да, хезмәттәшәренә дә җитәрлек иде. Арабыздан бик иртә китте, ул әле тагын бик күп игелекләр, яхшы эшләр башкарырга сәләтле иде. Ләкин, Наилә Камалиева башкарган эшләр, шушы санаулы гына еллар эчендә ул калдырган эз сәләтле, максатка омтылучан, җир җимертеп эшләп йөргән җитәкчене онытырга һич кенә дә ирек бирмәс. Ул җитәкчелек иткән чорда асфальт юллар салынды, су юллары яңартылды, мәктәп, клуб, полиция йорты, ветеринария пункты төзелде, ачык каток сафка басты. Борнаш, Әлмәндәр, Әҗем авылы халкы белән аңлашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәде.

Мәрхүмәнең әнисе Рәшидә апаның, кызлары Рәзилә белән Язиләнең, тормыш иптәше Радикның, барлык якыннарының ачы югалту кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык, түземлек телибез.

Наилә Мансур кызы Камалиеваның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Рәшид Заһидуллин, Апас муниципаль район башлыгы.

Рамил Сәлахов, вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

Ильяс Заһидуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев