Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән өй туйлары гөрләячәк

- Быел Апас районында дәүләт заказы нигезендә һәм шулай ук башка төрле ысуллар белән төзелеп, 9500 квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Беренче сентябрьгә бу йөкләмәнең үтәлеше 102% тәшкил итеп, район буенча барлыгы 9700 кв.м. торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр район күләмендә әле тагын йортлар төзү...

- Быел Апас районында дәүләт заказы нигезендә һәм шулай ук башка төрле ысуллар белән төзелеп, 9500 квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Беренче сентябрьгә бу йөкләмәнең үтәлеше 102% тәшкил итеп, район буенча барлыгы 9700 кв.м. торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр район күләмендә әле тагын йортлар төзү мөмкинлеге бар - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

- Апасның Октябрь урамында моннан 40 еллар элек төзелгән 4 фатирлы, ике катлы кирпеч йорт күптәннән авария хәлендә дип бәяләнгән иде. Ул биредә теркәлеп яшәүчеләрнең тормышына зур куркыныч тудыра башлады. Берничә гаилә үз гомерен куркыныч астына куярга теләмичә, фатир сатып алырга яки арендаларга мәҗбүр булды. "Авария хәлендәге торак" Дәүләт программасына үтү өчен район җитәкчелеге үзеннән торганын вакытында һәм Закон кысаларына сыешып башкарып чыкты. Нәтиҗәсе дә бик әйбәт, Мәскәү һәм Казан акчалары районга тиешле күләмдә килеп иреште һәм бу җәй башында дәүләт төзелеше резерв җирләре категориясенә кертелгән, Совет урамында урнашкан участокта икешәр фатирлы ике яңа йортка нигез салынды. Бер атна элек кенә берәр катлы бу ике яңа йортның башлары да ябылды. Закон нигезендә бу, Совет урамында төзелүче яңа йортлардагы фатирларның гомуми мәйданы Октябрь урамындагысы белән тәңгәл булырга тиеш. Яңа урында, яңа фатирларның ордерларына ия булырга өметләнүчеләр аларның тиз арада файдалануга тапшырылачагына бик нигезле ышана. Төзүчеләр эшне тиз тота, сыйфат та онытылмый. Район башкарма комитеты җитәкчелеге төзелеш барышын даими күзәтү астында тота, район башлыгының төзүчеләр эшенә тоткарлык булдырмау таләбе дә катгый үтәлә. Төзелеш бригадасы җитәкчесе Геннадий Иванов һәм Җәүдәт Әхмәтҗанов, бертуганнар Михаил, Григорий, Илья Орешкиннар, Николай Комиссаров (рәсемдә) бу фатирларның булачак хуҗалаларына өй туен якынайту өчен көнне-төнгә ялгап эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство