Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТУРГАЙГА КУШЫЛЫП ҖЫРЛАРЛЫК БУЛСЫН

Ындырчы кырларында быел язгы кыр эшләре башлангач, игенче маңгаеннан хезмәт тире күп тамасы бар әле... - Язгы культураларга 1200 гектар мәйдан билгеләнде. 900 гектар уҗы­мыбыз, 400 гектар күпьеллык үлән басуларыбыз бар, - ди бүлекчә идарәчесе Гарифҗан Галиуллин. - Бүген көздән кышкы саклауга куелган бөтен техникага да ревизия үткәрәбез. Бигрәк тә...

Ындырчы кырларында быел язгы кыр эшләре башлангач, игенче маңгаеннан хезмәт тире күп тамасы бар әле...

- Язгы культураларга 1200 гектар мәйдан билгеләнде. 900 гектар уҗы­мыбыз, 400 гектар күпьеллык үлән басуларыбыз бар, - ди бүлекчә идарәчесе Гарифҗан Галиуллин. - Бүген көздән кышкы саклауга куелган бөтен техникага да ревизия үткәрәбез. Бигрәк тә таккычлар, җир әзерләү тагылмаларына капиталь ремонт кирәк. Тракторлар белән проблемалар булмас шәт, яңа маркалы "МТЗ-1221" өчәү бездә. Әнәс Шәяхмәтов, Илфат Сибгатуллин, Тәлгать Галләмов үз техникаларын бик кадерлиләр. "ДТ-75" хуҗасы Әсгать Гәрәев тә елдагыча сынатмас. Чәчү һәм тукландыруга 3 агрегат әзерлибез. Шуның иске маркаласын капиталь ремонтлап, чәчү механизмын, орлык бункерларын яңага алыштырдык. Парк мөдиребез Фарих ага Ихсанов, слесарь - ремонтчылар Илнур Зарипов белән Айрат Зәй­нуллин әсемдә) хезмәтенә мактаудан башка бернинди сүзем юк. Язгы кыр эшләре вакытында иң зур өлеш кертәчәк Юрий Барышников, Рифат Курашев, Илнур Зарипов, Сергей Прохоров белән Сергей Иванов, Илшат Әх­мәтҗанов инде зур тәҗ­рибә туплаган игенчеләр. Тиешенчә әзерләнмәгән техниканы кырга алып чыгуның мәгънәсе юк. Тимерче Илдар Латыйпов 120 тырманы көзен үк яхшылап ремонтлады. Авылыбыз янгынчысы Николай Ильин да бу җаваплы көн­нәрдә машина-трактор паркында авылдашларына булышырга вакыт тапты, зур рәхмәт аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тургайга механизатор мастерская