Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иң яхшы хат ташучы” бәлки Апаста яшидер?!

Хат ташучыларның эшен нәтиҗәле итү, кызыксындыру, газета-журналларга язылу кампаниясен уңышлы үткәрү максатыннан, "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесе игълан итте. Бәйге 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларына иң күп яздыртучы хат ташучы билгеләнәчәк. "Иң яхшы...

Хат ташучыларның эшен нәтиҗәле итү, кызыксындыру, газета-журналларга язылу кампаниясен уңышлы үткәрү максатыннан, "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесе игълан итте. Бәйге 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларына иң күп яздыртучы хат ташучы билгеләнәчәк. "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңү өчен бары тик тырышлык һәм үҗәтлек кирәк. Җиңүчегә зур күләмле акчалата бүләкләр каралган. Бәлки, бүләк иясен Апастан табар, мөмкинлекне сынап карыйк!

Фәнисә Закирова 26 ел Зур Күккүз элемтә бүлеге мөдире булып эшли. Зур Күккүз, Кече Күккүз, Түбән Барыш, Шонгаты авылларын үз эченә алган әлеге бүлекчә газета-журналларга яздыру буенча беркайчан да сынатканы юк. Хат ташучылар Роза Шаһиәхмәтова, Флүзә Гайфуллина, Гөлназ Гаязова, Жанна Иванова һәр йортка кереп газета-журналларны тәкъдим итәләр. "Иренмәсәң бар да була, күрешкәч, сөйләшкәч, аңлаткач халык языла. Ә күбесе иң беренче булып район газетасы "Йолдыз"га туктала", - диләр хат ташучылар. Чыннан да, 2013 елның икенче яртыеллыгына иң күп "Йолдыз"га яздыртучылар әлегә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс хат ташучы