Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар сыерчыгына иң матур өйчек

Нәүрүз бәйрәме уңаеннан район мәгариф бүлеге һәм "Сәләт" балалар иҗат үзәге "Иң матур кош оясы" конкурсы үткәрде. Оештыру комитеты билгеләп үткәнчә, конкурста районның бөтен мәктәпләре дә актив катнашкан. Җиңүчеләрнең һәммәсе бу көнне Апастан Дипломнар, истәлекле бүләкләр белән кайтып китте. Ә сыерчык ояларының иң матурлары район үзәге урамнарына һәм район хакимияте...

Нәүрүз бәйрәме уңаеннан район мәгариф бүлеге һәм "Сәләт" балалар иҗат үзәге "Иң матур кош оясы" конкурсы үткәрде. Оештыру комитеты билгеләп үткәнчә, конкурста районның бөтен мәктәпләре дә актив катнашкан. Җиңүчеләрнең һәммәсе бу көнне Апастан Дипломнар, истәлекле бүләкләр белән кайтып китте. Ә сыерчык ояларының иң матурлары район үзәге урамнарына һәм район хакимияте бинасы янында урнаштырылачак дип килешенде.

Апаста үткәрелгән Нәүрәз бәйрәмендә күпсанлы һәм кызыклы конкурсларның берсе - иң матур сыерчык оясы ясаучыны билгеләү булгандыр, мөгаен. Беренче урын - Зур Күккүз мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Илнур Җәләлиевкә бирелде. Икенче һәм өченче урыннарда Урта Балтай мәктәбеең 5 сыйныф укучысы Фәнис Сөләйманов белән Кече Болгаер мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Илфар Амануллин. "Иң матур татар сыерчыгы оясы" номинациясендә җиңүче- Апас мәктәбенең 2 сыйныфы укучысы Геннадий Шмарин. "Иң пөхтә сыерчык оясы"н Дәүләки мәктәбе укучысы Сиринә Гәрәева ясаган. "Иң оригиналь сыерчык оясы" номинациясендә Зур Күккүз мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гөлия Гаязова җиңде. Аңлашыладыр, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылганда, конкурсны оештыручылар аларның булышчыларына - мәктәпләрнең технология һәм хезмәт укытучыларына, әтиләренә һәм абыйларына да рәхмәт әйтергә онытмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скворечники конкурс, классный