Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әни кеше бала карауга бирелә торган пособие алу хокукын прокуратура ярдәмендә танытырга тели

Район прокуратурасында белдерүләренчә, район прокуратурасы "Глория" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәренең бала карауга бирелә торган пособиенең түләнмәве турындагы шикаяте буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында эш бирүченең шикаятьчегә 2014 елның июнь-октябрь айлары өчен пособие түләмәгәне ачыкланган. Түләнергә тиешле бурыч 61 мең 337 сум. Әни кешенең социаль хокукларын кайтару максатыннан прокуратура ООО "Глория"дән...

Район прокуратурасында белдерүләренчә, район прокуратурасы "Глория" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәренең бала карауга бирелә торган пособиенең түләнмәве турындагы шикаяте буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында эш бирүченең шикаятьчегә 2014 елның июнь-октябрь айлары өчен пособие түләмәгәне ачыкланган. Түләнергә тиешле бурыч 61 мең 337 сум.

Әни кешенең социаль хокукларын кайтару максатыннан прокуратура ООО "Глория"дән социаль пособие буенча бурычын мәҗбүри түләтергә тиешлеге турында район судына дәгъва белдергән.

Прокуратура гаризасы Апас район суды тарафыннан каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев