Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди азык ашыйсыз?

Быел “Демография“ милли проекты буенча республиканың гигиена һәм эпидемиология Үзәге лабораториясенә 130 миллионлык җиһаз урнаштырылган.

(20 ноябрь, “Апастово-информ“).


Татарстанда әлеге яңа җиһаз ярдәмендә 130 азык-төлектә мәгълүматында күрсәтелмәгән антибиотиклар табылган. Бу җиһаз антибиотикларга, пестицидларга һәм микотоксиннарга лаборатор тикшерүләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә. Бу хакта “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына республикабыз буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Быел “Демография“ милли проекты буенча гигиена һәм эпидемиология Үзәге лабораториясенә 130 миллион сумлык җиһазлар куелган.
“Хәзерге вакытта Үзәк әлеге югары технологик җиһаз белән антибиотиклар, микотоксиннар һәм пестицидларга тикшерү буенча эш башлады.
Ведомство сүзләренә караганда, азык-төлектә булган антибиотиклар кешедә аларга тотрыклылыкны арттыра – бу бик зур проблема. Шуңа күрә республикабыз Роспотребнадзорының төп максаты - антибиотиклар нормадан артык булган продуктларны ачыклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев