Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тораклы булу – зур бәхет

Районда ветераннарны тораклы итү Федераль программасы буенча барлыгы 468 ветеран тораклы булды. Әлеге программа буенча төзелгән йортларны кулланылышка тапшыру дәвам итә. Салават Кәрим урамы үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. 27 декабрь көнне бирегә 7нче йортны ачарга районның җитәкче-белгечләре, өлкәннәр, аларның балалары, якыннары җыелды. 16 ветеранга тантаналы шартларда фатир ачкычлары, бүләкләр тапшырылды,...

Районда ветераннарны тораклы итү Федераль программасы буенча барлыгы 468 ветеран тораклы булды. Әлеге программа буенча төзелгән йортларны кулланылышка тапшыру дәвам итә.

Салават Кәрим урамы үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. 27 декабрь көнне бирегә 7нче йортны ачарга районның җитәкче-белгечләре, өлкәннәр, аларның балалары, якыннары җыелды. 16 ветеранга тантаналы шартларда фатир ачкычлары, бүләкләр тапшырылды, иң матур, җылы сүзләр юлланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре райондашларга җыр-моңнарын бүләк итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов бинаны төзүче "Альтаир-1" оешмасы җитәкчесе Ринат Миначевка, барлык төзү эшләрендә катнашучыларга рәхмәтен юллап, ал тасманы кисәргә чакырды һәм һәрбер фатирга кереп өлкәннәр белән сөйләште, тораклары белән танышты. Өлкәннәр барысы да канәгать булуларын белдерделәр, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак