Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмлегә тәмле дисең

Кулың эш мәле белсә, чираклыгың ташып торса, гап-гади бәрәңгедән, токмачтан, карабодай-дөгедән дә телеңне йотардай ризыклар әзерләп була. Милли аш-су көннәре кысаларында моны пешекчеләребез тагын бер кат расладылар. "Апас" базары территориясендә урнашкан "Апельсин" кафесы көнчыгыш ашлары күргәзмәсен тәкъдим итте һәм бу көнне бирегә килгән һәркем милли ашлар белән тукланды. Кафеның хуҗабикәсе...

Кулың эш мәле белсә, чираклыгың ташып торса, гап-гади бәрәңгедән, токмачтан, карабодай-дөгедән дә телеңне йотардай ризыклар әзерләп була. Милли аш-су көннәре кысаларында моны пешекчеләребез тагын бер кат расладылар.

"Апас" базары территориясендә урнашкан "Апельсин" кафесы көнчыгыш ашлары күргәзмәсен тәкъдим итте һәм бу көнне бирегә килгән һәркем милли ашлар белән тукланды. Кафеның хуҗабикәсе Наилә Насибуллина инде 3 ел үзенең ярдәмчеләре белән райондашларны үзенчәлекле, Урта Азия якларында танылган аш-сулар белән сыйлый. Күргәзмәгә дә 20 төргә якын ризык әзерләгәннәр иде алар. Лагман, мампара, люля-кебаб, фунчеоза, джусяй, чебуриеки, шаурма, самса һәм тагын бик күп төрле ашларны халык яратып кабул итте.

Рәсемдә: Наилә Насибуллина һәм кафе ачылган көннән бирле пешекче булып эшләүче Галина Терентьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дни национальной кухни