Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәни Илдан солдат әтисен кочты

Казан югары уку йортын тәмамлагач, Апас егете Илназ Җамалиев яшьтәшләре арасында иң беренче булып, район хәрби комиссарына хәрби хезмәткә бару теләген җиткерде. Ул чакта ул гаиләле, бер бала атасы иде инде. Хәзерге законнар буенча, чакырылыш белән хәрби хезмәткә киткән солдатның хатынына баласын тәрбияләүдә дәүләт булыша, ай саен 10 мең сумга...

Казан югары уку йортын тәмамлагач, Апас егете Илназ Җамалиев яшьтәшләре арасында иң беренче булып, район хәрби комиссарына хәрби хезмәткә бару теләген җиткерде. Ул чакта ул гаиләле, бер бала атасы иде инде.

Хәзерге законнар буенча, чакырылыш белән хәрби хезмәткә киткән солдатның хатынына баласын тәрбияләүдә дәүләт булыша, ай саен 10 мең сумга якын махсус пособие бирелә. Әле моңа өстәп, солдат үзе дә ай саен 2 мең сум күләмендә айлык хезмәт хакы ала. Әгәр дә ул ятим икән, солдатның айлык хезмәт хакы 3 мең сумга җитә, аны киендерү, ашату, юл бәясе дә тулысы белән дәүләт җилкәсендә.

Хәрби элемтәче булып Мәскәү янында хезмәт иткән Илназ Җамалиев Яңа ел алдыннан исән-имин гаиләсе янына кире әйләнеп кайтты. Казан вокзалында аны яшь ярымлык улы Илдан белән сөекле хатыны Венера, дуслары каршы алды. Апаста исә әтисе Ильяс, әнисе Җәмилә улларын сагынып көттеләр.

-Ил алдындагы ир-егетлек бурычымны намус белән үтәдем, Кызыл Мәйданда Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан үткән хәрби парадта катнашуымны горурлык, яшьлегемнең матур бер хатирәсе дип саныйм. Яшьтәшләремне дә шуңа өндим. Хәрби хезмәт чыныктыра, тормышка чын ирләрчә карарга өйрәтә. Гаиләмдә киңәшләшеп, контракт төзеп, мин киләчәк язмышымны хәрби хезмәт белән бәйләргә карар иттем, - ди Илназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев