Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төгәл теркәп, барлап

18 декабрьдә Россиядә гражданнар актларын теркәү (ЗАГС) хезмәте оешуның 95 еллыгы билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта Апас ЗАГС бүлегенең эше уңай яктан телгә алынды. Бүлек мөдире вазифаларын вакытлы башкаручы Зөлфирә Бәдертдинова белдерүенчә, ел башыннан район ЗАГСында 725 акт рәсмиләштерелгән. Шул исәптән, 180 бала туган, 101 яңа...

18 декабрьдә Россиядә гражданнар актларын теркәү (ЗАГС) хезмәте оешуның 95 еллыгы билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта Апас ЗАГС бүлегенең эше уңай яктан телгә алынды. Бүлек мөдире вазифаларын вакытлы башкаручы Зөлфирә Бәдертдинова белдерүенчә, ел башыннан район ЗАГСында 725 акт рәсмиләштерелгән. Шул исәптән, 180 бала туган, 101 яңа гаилә язылышкан. Шул ук вакытта, төрле сәбәпләр белән 49 гаилә таркалган. "Соңгы 5 елда аерылышучылар саны кимүгә таба бара. Тагын бер уңай үзгәреш - районда соңгы вакытта балалар да күп туа башлады. 2-5 балалы гаиләләр бар, әле генә менә Югары Балтай авылында бер гаиләдә алтынчы бала тууны теркәдек. ЗАГС хезмәтенә Интернет аша, электрон юл белән мөрәҗәгать итүчеләр дә күп, декабрь аенда районнан 21 кешегә әнә шундый хезмәт күрсәтелде", - диде ул.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бу көнне бер төркем авыл җирлекләре секретарьлары да макталдылар. Район хакимиятенең кече залында район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләрен юллап, район ЗАГС бүлегенең баш белгече Зөлфирә Бәдертдиновага ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактау грамотасын, Гөлназ Камалиевага (Дәвеш), Ризидә Сибгатуллинага (Урта Балтай) (рәсемдә) Рәхмәт хатлары һәм Ризедә Касыймовага (Шәмбалыкчы), Миләүшә Шәрәфиевага (Акхуҗа), Алсу Гыймрановага (Кызыл Тау), Гөлүсә Насретдиновага (Каратун), Резеда Гайнуллинага (Тутай), Алинә Сабитовага (Болынбалыкчы) район башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС