Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Терроризмга “ЮК!” дип әйт

"Россия һәм Татарстаннның бердәмлеге, халыклар дуслыгына, күпмилләтле дәүләт нигезен какшатырга тырышучы заман афәте - экстремизм һәм терроризмның тамырына бүген балта чапмасак соң булуы бар", - дип белдерде 19 сентябрьдә Буа шәһәрендә үткән зональ семинар-киңәшмәдә Татарстан Җәмәгать Палатасының гражданлык институтларын үстерү комиссиясе рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук. Семинар...

"Россия һәм Татарстаннның бердәмлеге, халыклар дуслыгына, күпмилләтле дәүләт нигезен какшатырга тырышучы заман афәте - экстремизм һәм терроризмның тамырына бүген балта чапмасак соң булуы бар", - дип белдерде 19 сентябрьдә Буа шәһәрендә үткән зональ семинар-киңәшмәдә Татарстан Җәмәгать Палатасының гражданлык институтларын үстерү комиссиясе рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук. Семинар эшендә Шулай ук "Татмедиа" ААҖ вәкиле Линар Әхмәтов, Казанның социаль-гуманитар белем бирү институты ректоры Кирилл Пономарев катнашты.

- Илләргә, халыкларга зур куркыныч янаган чакта беркем дә читтә посып торырга тиеш түгел. Террористлар куйган, шартлаткан бомба кешенең динен аермый. Алар тотык итеп алган кешеләр арасында кемнең нинди милләттән булуы турында да сүз бармый. Шуңа да аң булыйк, уяу булыйк. Махсус хезмәтләр, полиция үз эшен тиешенчә башкаруны намус эше дип саный, алар өчен без - киң җәмәгатьчелек ярдәме һәм теләктәшлеге бик тә мөһим, - диде алар үз чыгышларында.

Семинар барышында махсус хезмәтләр әзерләгән видеофильм, җәмәгать тәртибендә, намуслары кушканча бер иҗади төркем төшергән "Домино" исемле документаль фильм күрсәтелде һәм алар буенча фикер алышулар үткәрелде.

Семинар эшендә районыбыздан Җәмәгать Палатасы рәисе Руслан Галиев, район башкарма комитетыннан Равил Гобәйдуллин һәм "Йолдыз" газетасы журналистлары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терроризм