Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Террорчылыкка һәм экстремистлыкка юл куймыйк

25 августта район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта көн тәртибенә районда дини экстремистлыкны профилактикалауның, аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары турында сүз барды. Шулай ук 2012-2014 елларга исәпләнгән "Апас муниципаль районында террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлекне профилактикалау программа"сы кабул ителде....

25 августта район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта көн тәртибенә районда дини экстремистлыкны профилактикалауның, аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары турында сүз барды. Шулай ук 2012-2014 елларга исәпләнгән "Апас муниципаль районында террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлекне профилактикалау программа"сы кабул ителде. Сессия эшендә Яшел Үзән Федераль Куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре Марс Рәшитович Гафиятуллин, район Советы депутатлары, авыл мәчетләре имамнары һәм җитәкчеләр катнашты. Беренче көн тәртибе буенча, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, "Апас" районара полиция бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйрулина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев чыгыш ясадылар һәм әлеге юнәлештә алып барылган профилактик эшләр, киләчәккә максатлар, яңалыклар турында сөйләп уздылар. Икенче көн тәртибендә, мобилизацион эшләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Гәбәйдуллин 2012-2014 елларга исәпләнгән "Апас муниципаль районында террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлекне профилактикалау программа"сы белән таныштырып үтте. Әлеге программа бертавыштан кабул ителде. Федераль Куркынычсызлык хезмәте вәкиле Марс Гафиятуллин барлык кешеләрне дә уяу булырга өндәде. "Дин кануннарыннан тайпылган төркемнәр хакында еш ишетәбез, нинди дингә ышануына карамастан, өлкәннәрне дә, яшь буынны да ул тайпылышлар сагалап тора, шулардан ерак торсак, янәшәдәгеләргә дә терәк-таяныч булсак иде без", - диде ул.

Район башлыгы, район Советы рәисе Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин йомгаклау сүзе белән чыкты. Ул иң элек райондагы яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды. Террорчылыкка һәм экстремистлыкка юл куймаска чакырды, профилактик эшне тагын да көчәйтү таләбен куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия