Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

10 февраль – газетабыз оешуга – 80 ел

"Йолдыз" газетасының тарихы районыбыз тарихы белән тыгыз үрелеп бара. Ул һәрчак районыбыз сулышы белән яшәде һәм яши. Бүген газетабызга - 80 яшь! Соңгы елларда газетабыз бик матур үзгәрешләр кичерде, аның эшчәнлеге заманча төс алды. Журналистларга тиз һәм сыйфатлы итеп эшләү өчен мөмкинлекләр артты, уңай шартлар тудырылды. Газетабызның эчтәлеге дә шактый...

"Йолдыз" газетасының тарихы районыбыз тарихы белән тыгыз үрелеп бара. Ул һәрчак районыбыз сулышы белән яшәде һәм яши.

Бүген газетабызга - 80 яшь! Соңгы елларда газетабыз бик матур үзгәрешләр кичерде, аның эшчәнлеге заманча төс алды. Журналистларга тиз һәм сыйфатлы итеп эшләү өчен мөмкинлекләр артты, уңай шартлар тудырылды. Газетабызның эчтәлеге дә шактый үзгәрде. Без бүгенге көндә укучыларыбызның мәнфәгатьләрен алгы планга куеп эш итәбез. Газетабыз битләрендә матур яңа рубрикалар астында төрле кызыклы язмалар, хәбәрләр, язмышлар тәкъдим итәбез. Авыл хезмәтчәннәренең фидакарьлекләрен, төрле һөнәр ияләренең хезмәтләрен, уңышларын, яшьләр тормышын чагылдырып барырга тырышабыз. Күп кенә кызыксындырган сорауларга җавапны газета укучылар безнең газеттан таба алалар.

Газетабызны басмага бирү өчен бик күп көч түгелә. Һәр бүлек, коллективның һәр кешесе үз вазифасын җиренә җиткереп, җитди карап, төгәл, җаваплы башкарганда гына эшнең күркәм нәтиҗәсе күренә. Уңышлы чыккан һәр сан, һәр мәкалә өчен коллективның бөтен кешесе шатлана. Хата китсә, эчтәлек барып чыкмаган булса, канәгатьсезлек бөтенесенә күчә. Без - бердәм, тату эшләргә омтылабыз.

Коллективның тырышлыгын, эзләнүчәнлеген, иҗадилыгын бәяләгән күп кенә Рәхмәт Хатлары, Мактау грамоталары, Дипломнар бар. Һәр ел саен төрле министрлыклар тарафыннан үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнашырга тырышабыз, алдынгы урыннар яулыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета 80 лет