Хөрмәтнең иң зурысы сезгә, ветераннар!
Районда 48 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. 23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан кадер-хөрмәтнең иң олысы аларга күрсәтелде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын үзе белән очрашуга чакырды. Ветераннарга район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы тарафыннан җылы тәбрик сүзләре юлланды, чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәч пакетлар бирелде. Алар...
Районда 48 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. 23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан кадер-хөрмәтнең иң олысы аларга күрсәтелде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын үзе белән очрашуга чакырды. Ветераннарга район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы тарафыннан җылы тәбрик сүзләре юлланды, чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәч пакетлар бирелде. Алар район үзешчәннәренең җыр-моңнарына төренгән чыгышларын да бик яратып тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев