Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы мәктәбенә Шәүкәт Галиев исеме бирелде

1нче сентябрь Олы Бакырчы авылы мәктәбе өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән - мәктәп үзенең укучыларын каршы алса, икенчедән - әлеге мәктәпкә Шәүкәт Галиев исеме бирелде. Мәктәпне ике укучы тәмамлаган иде. Алар имтиханнарны уңышлы тапшырып, укуларын дәвам итәләр. Быел ике укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру...

1нче сентябрь Олы Бакырчы авылы мәктәбе өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән - мәктәп үзенең укучыларын каршы алса, икенчедән - әлеге мәктәпкә Шәүкәт Галиев исеме бирелде.

Мәктәпне ике укучы тәмамлаган иде. Алар имтиханнарны уңышлы тапшырып, укуларын дәвам итәләр. Быел ике укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре буенча Олы Бакырчы мәктәбе Республиканың "100 яхшы мәктәп" исемлегенә кертелде. Яңа уку елына "иң әзерлекле мәктәп" исеменә лаек булды. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Экология һәм табигый ресурсларны саклау министры урынбасары Рамил Низамов, агрофирма, берләшмә җитәкчеләре, Шәүкәт Галиевның улы Җәмил, кызы Алсу да катнаштылыр. Районда әтиләренең исемен мәңгеләштергәннәре өчен балалары район башлыгына, авылдашларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев