Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәреңне яратсаң, авырлыклар сизелми

17 ноябрь - участок уполномоченныйлары көне. Әлеге хезмәт оешуга быел 89 тула. Район эчке эшләр бүлегендә Ринат Гәрәев җитәкчелегендә 8 участок уполномоченные эшли. Алар тырышлыгы белән 10 айда 30 җинаять эше ачылган, 1158 административ протокол төзелгән, халыктан кергән 762 мөрәҗәгать тикшерелгән. Участок хезмәткәрләренең төп максаты - һәрчак халык, җәмәгатьчелек арасында...

17 ноябрь - участок уполномоченныйлары көне. Әлеге хезмәт оешуга быел 89 тула. Район эчке эшләр бүлегендә Ринат Гәрәев җитәкчелегендә 8 участок уполномоченные эшли. Алар тырышлыгы белән 10 айда 30 җинаять эше ачылган, 1158 административ протокол төзелгән, халыктан кергән 762 мөрәҗәгать тикшерелгән. Участок хезмәткәрләренең төп максаты - һәрчак халык, җәмәгатьчелек арасында булып, профилактика һәм кисәтү чараларын көчәйтеп, райондашларыбызның тынычлыгын, иминлеген булдыру. Алар өчен эш сәгате чикләнмәгән, тәүлекнең теләсә-кайсы минутында алар вакыйга урынына ашыгалар. Гаилә мөнәсәбәтләрен дә җайларга да, яшүсмерләр белән әңгәмәләр үткәрергә дә, законсыз әйләнешләргә чик куярга да, башка мөһим вакыйгаларның шаһиты булырга да туры килә аларга. Безнең саклаучыбыз, яклаучыбыз булып, җаваплы һәм авыр хезмәтегездән күңел күтәренкелеге алып эшләгез, хөрмәтле участок инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участковые