Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пүчинкәдә чак кына көчле янгын чыкмый калган

- Мунчасына тимер мич куйдыручылар һаман аңламый-таш булмагач, учактан туп-туры атмосферага чыккан ялкын аның морҗасын элеккеге кирпеч мичкә караганда ун тапкырга күбрәк кыздыра, - дип кисәтә район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Илдар Вәлиев. - Асбест морҗа кызгач шартлый. Дюралюминий һәм алюминий торба исә 80-95 градуста эреп ага. 19 октябрь кичендә н.п...

- Мунчасына тимер мич куйдыручылар һаман аңламый-таш булмагач, учактан туп-туры атмосферага чыккан ялкын аның морҗасын элеккеге кирпеч мичкә караганда ун тапкырга күбрәк кыздыра, - дип кисәтә район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Илдар Вәлиев. - Асбест морҗа кызгач шартлый. Дюралюминий һәм алюминий торба исә 80-95 градуста эреп ага. 19 октябрь кичендә н.п Ишеевода бер мунча асбест морҗа төбеннән матчага бөркелгән ялкыннан яна башлады. Йомралы өстәмә янгын посты экипажы Ирек Хәмзин һәм Әнәс Сафиуллин 5-10 минутта килеп өлгермәсәләр авылда зур янгын буласы иде. Мунчаның түбәсе һәм верандасына ялкын зур зыян салды, төп корылмасын ремонтларга кирәк булачак. Онытмагыз, миче, морҗасы төзек, бөтен шартын туры китереп кирпечтән өелгән булса гына мунча шәп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: происшествия Апастово