Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Печән өсте-2016

Узган җомгада быел терлек азыгы әзерләүгә чыгачак барлык техниканы парадка төзеп, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында кабул итү үткәрелде. Мәртәбәле комиссия фикеренчә, элеккеге Рәхимов исемендәге хуҗалык беренче, "Зөя" агрофирмасының Горбунов исемендәге һәм Йомралы берләшмәләре әзерлеге 2-3 урыннарга лаек дип табылды. Бу мөһим эштә 50 комбайн һәм үз йөрешле үлән...

Узган җомгада быел терлек азыгы әзерләүгә чыгачак барлык техниканы парадка төзеп, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында кабул итү үткәрелде. Мәртәбәле комиссия фикеренчә, элеккеге Рәхимов исемендәге хуҗалык беренче, "Зөя" агрофирмасының Горбунов исемендәге һәм Йомралы берләшмәләре әзерлеге 2-3 урыннарга лаек дип табылды. Бу мөһим эштә 50 комбайн һәм үз йөрешле үлән чапкыч-тураткыч, 30 тагылма агрегат һәм 100 гә якын машина-трактор, 300 кеше катнашачак. Басуда эшләүче печәнчеләрне көнгә кимендә ике тапкыр ашату шулай ук районның эш планына кертелде.

Быел ферма ихтыяҗлары өчен 14 мең тонна печән, 75 мең тонна сенаж һәм 95 мең тонна силос, 15 мең тонна фуражлык бөртек әзерләнәчәк. Бу узган елгы саннардан 5 процентка артык. Елдагыча, эшнең күләме түгел, әзерләнгән терлек азыгы сыйфаты һәм хезмәт җитештерүчәнлеге югары бәяләнәчәк.

Ял көннәрендә комиссия шулай ук кырларның торышын, язгы чәчү сыйфаты нәтиҗәләрен барлап чыкты. Бернинди бәхәссез, беренче урын агрофирманың Горбунов исемендәге берләшмәсенә (идарәче Кәфил Гыймранов) бирелде.

Алдынгы хуҗалык, бүлекчәләр җитәкче-белгечләре, игенчеләр район Сабантуе мәйданында хөрмәтләнәчәк.

Терлек азыгы әзерләү парадыннан соң ук районда печәнгә төштеләр. Шул ук көнне Кормашта беренче сенаж базына кырдан кипшендерелгән печән кайтты. Яшел массаны тыгызлап таптатып торучы Марсель Хәсәнов, шофер Рафик Рәхмәтуллин, МТК мехотряды механизаторлары Ринат Фәйзуллин, Илназ Сөнгатуллин, Фирдүс Хәнәфиев, инженер-механиклар Таһир Латыйпов белән Николай Шкребко беренче эш көнендә үк яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Дәвештә сенаж салу 30 майда башланды. "Ак Барс" агрохолдингының Каратун машина-технология паркы күчмә отряды быелгы сезонда 15 мең гектарда печәнне теземнәргә салырга вәгъдә бирә. Терлек азыгына дип тәгаенләнгән басулар район күләмендә 30 мең гектар мәйдан били.

Хәерле сәгатьтә, печәнчеләр! Күптән гадәткә кергәнчә, быел да ферма терлекләренә ел ярымлык терлек азыгы әзерләү бурычы намус белән үтәлсен.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев