Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция кыш бабае бүләк тарата

Республикада 23 декабрьдән 10 январьга кадәр үткәрелүче "Полиция кыш бабае" акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә аз керемле гаилә балаларына һәм исәптә торучы балаларга яңа ел бүләкләре таратуны оештырды. Полиция, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары киемнәренә киенеп, бу гаиләләрнең барысында...

Республикада 23 декабрьдән 10 январьга кадәр үткәрелүче "Полиция кыш бабае" акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә аз керемле гаилә балаларына һәм исәптә торучы балаларга яңа ел бүләкләре таратуны оештырды. Полиция, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары киемнәренә киенеп, бу гаиләләрнең барысында да булырга тырыштылар. Һәрбер баланы Яңа ел белән котлап, бүләк биреп шатландырдылар. Балалар да, үз чиратында, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, теләкләрен әйттеләр. Районыбызда шундый 29 гаиләдә 54 бала тәрбияләнә икән. Бу гаилә балаларына ярдәм итеп, Яңа ел бүләге тапшырырга теләге булган кешеләр полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр, ә полиция хезмәткәрләре, кичекмәстән, бүләкләрне ияләренә тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полицейский дед мороз