Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йокламагыз егетләр!!!

- Авыл җирендә бүген югары профессиональ осталыкка ия булган компетентлы кадрлар кирәк. Шуннан башка авыл хуҗалыгын модернизацияләүне күз алдына да китереп булмый, - диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Фатыйхович Муратов 6 февральдә Апаста район Советы сессиясендә ясаган чыгышында. - Апас районы экономикасының ныклы үсештә булуы безне бик шатландыра. Ә...

- Авыл җирендә бүген югары профессиональ осталыкка ия булган компетентлы кадрлар кирәк. Шуннан башка авыл хуҗалыгын модернизацияләүне күз алдына да китереп булмый, - диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Фатыйхович Муратов 6 февральдә Апаста район Советы сессиясендә ясаган чыгышында.

- Апас районы экономикасының ныклы үсештә булуы безне бик шатландыра. Ә менә демография мәсьәләсендә бераз сынатасыз. Узган ел районда 195 бала туган. Бу азрак. Дәүләт кызыксындыруы белән авылга эшкә кайткан врачларга, укытучыларга, яңа эшләнәчәк балалар бакчаларына балалар кирәк.

Апас районындагы матур үзгәрешләрне бәяләп, Равиль Фатыйхович эшмәкәрләрнең матур эшләвен билгеләп үтте. Лилия Зәйнуллина, мәсәлән, бүген инде промышленность масштабында кыяр үстерә. Җитештерүне тагын да җәелдерү өчен 50 млн. сум кредит алырга җыена.

- Бурычлар бик күп. Ләкин шунысы шатлыклы - сез ул бурычларны хәл итә аласыз һәм итәсез", - диде Равиль Фатыйхович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит премьер–министр