Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәк һаман унсигездә икән...

27 апрельдә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбе стадионында районның пенсионерлар союзы, пенсия фонды, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге пенсионерларның район Спартакиадасын үткәрделәр. Әлеге бәйрәмдә барлык муниципаль берәмлекләрдән вәкилләр катнашты. Өлкәннәр барлык төр ярышларда да бик актив катнаштылар, бер-берсенә көч биреп, җан атып тордылар. Шунысы таң калдырды: яшьләре 70тән...

27 апрельдә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбе стадионында районның пенсионерлар союзы, пенсия фонды, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге пенсионерларның район Спартакиадасын үткәрделәр. Әлеге бәйрәмдә барлык муниципаль берәмлекләрдән вәкилләр катнашты. Өлкәннәр барлык төр ярышларда да бик актив катнаштылар, бер-берсенә көч биреп, җан атып тордылар. Шунысы таң калдырды: яшьләре 70тән узган абый-апалар үзләреннән бик күпкә яшьрәк, әле яңа гына лаеклы ялга чыккан райондашларыбыз белән бердәй ярыштылар. Йөгерүдә, сикерүдә, өстәл теннисында, гомуми физик хәзерлектә көч сынаштылар һәм йөзүдә узыштылар. Тәүге тапкыр дартс буенча да ярышлар оештырылды. Спартакиадага әзерләнүдә һәм үткәрүдә Кызыл Тау, Урта Балтай, Күккүз, Иске Йомралы, Бакырчы авыл җирлекләре зур активлык күрсәттеләр. Тутай авылыннан Нурия Галимова ярышларда иң өлкәне булса да, йөгерү дистанциясен уңышлы төгәлләп, призга лаек булды. Апастан Расих һәм Зина Латыйповлар барлык төр ярышларда да катнашып, призлы урыннар яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожилые в спорте спартакиада, теннис