Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр гариза буенча чара күреләчәк диләр район хакимиятендә, тик дөресен языгыз...

-Татарстан «Халык контроле» порталында быел 11 апаслы үз гариза-мөрәҗәгатен калдырды,-ди район Советы аппараты җитәкчесе Ленар Хантимиров. Шуларның тугызы закон кушкан вакыт эчендә уңай хәл ителде. Әйтик, 27 июльдә Апаста Садри Җәләл урамындагы республика программасы буенча монтажланган балалар уен-спорт мәйданчыгында чүп туплау урыны ясалды. Төбәк Черкенендә теле-сигнал начар кабул ителү турында...

-Татарстан «Халык контроле» порталында быел 11 апаслы үз гариза-мөрәҗәгатен калдырды,-ди район Советы аппараты җитәкчесе Ленар Хантимиров. Шуларның тугызы закон кушкан вакыт эчендә уңай хәл ителде. Әйтик, 27 июльдә Апаста Садри Җәләл урамындагы республика программасы буенча монтажланган балалар уен-спорт мәйданчыгында чүп туплау урыны ясалды. Төбәк Черкенендә теле-сигнал начар кабул ителү турында гариза буенча кәрәзле элемтә манарасында төзекләндерү эшләре башкарылды. Түбән Балтайда Чирмешән аша урам күпере куркынычсызлык таләпләре буенча ремонтланды. Түбән Балтайда Вахитов исемедәге урам утлары яңартылды. Калган 3 гариза буенча кимчелекләр төзәтелү вакыты билгеләнде. Шул исәптән, Дәвештән «Зөя» балалар ял-сәламәтләндерү үзәгенә кадәр яңа салынган асфальт юлда тизлек чикләгеч «лежачий полицейский» киләсе елда пәйда булачак. Чирүгә кадәр каты өслекле юл салу районның 2015 ел эш планына кертеләчәк. Түбән Барыш авыл күлен чистарту-төзекләндерү 2015-2020 елга Татарстанкүләм экология-табигатьне саклау дәүләт программасы буенча башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев