Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр шешә өчен бирелергә тиешле чек дәүләт файдасына эшләргә тиеш

]-Алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итүгә махсус рөхсәт-лицензиясе булган кибетләр, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ЕГАИС системасы 1 июльдән дәүләт көйләү челтәренә кушылды. Бу дәүләт контроленең нигезендә электрон исәп тора. Ягъни, аракы-шәраб, сыра заводлары конвеерыннан чыккан һәр шешә алкогольле эчемлек кулланучы кулына килеп кергәнче озатыла, берәмтекләп исәпләнә. Районда ЕГАИС электрон исәп-күзәтү системасы ике...

]-Алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итүгә махсус рөхсәт-лицензиясе булган кибетләр, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ЕГАИС системасы 1 июльдән дәүләт көйләү челтәренә кушылды. Бу дәүләт контроленең нигезендә электрон исәп тора. Ягъни, аракы-шәраб, сыра заводлары конвеерыннан чыккан һәр шешә алкогольле эчемлек кулланучы кулына килеп кергәнче озатыла, берәмтекләп исәпләнә. Районда ЕГАИС электрон исәп-күзәтү системасы ике этаплы куллануга кертеләчәк. Беренчесе-яшәгән халык исәбе 3000 кешедән арткан бистәләр, шәһәрләр, шәһәр тибындагы поселоклар һәм район үзәкләре категориясенә безнең район үзәге Апас та кертелгән. Район үзәгендә алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итүче 12 кибет, кафе-ресторанда кулланучы сатып алган һәр шешә 1 июльдән башлап электрон мәгълүматлар базасына кертелә башлады. РАР (Росалкогольрегулирование) буйсынуындагы ЕГАИС системасын гамәлгә кертүнең икенче этабы районда 2017 елның 1 июлендә төгәлләнәчәк. Халык саны 3000 кешедән дә ким булган бистәләр, авылларда дәүләтнең аерым рөхсәт-лицензиясе булган кибетләр, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә дә бу электрон исәпләү ситемасы урнаштырылырга, Интернет челтәренә кушылырга тиеш, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.

- Бу бик четерекле, җаваплы бурыч. Һәм шактый чыгымлы да-махсус программалы касса аппараты кую, системаны Интернетка тоташтыру якынча 70 мең сумнар тирәсе. Тик шунысы да бар-бу таләпләр үтәлмәгән очракта закон бозучыга 100-300 мең сумлык штраф санкцияләре каралган. Тагын да яманрагы-бу сәүдә ноктасының лицензиясе кире алыну, эшчәнлеге туктатылу кебек кырыс чаралар кулланылуы ихтимал, - дип ассызыклады ул.

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев