Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диләрә – иң актив укучы

Апас урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Диләрә Ваһапова укуда да алдынгы, җәмәгать эшләрендә дә актив, кул эшләренә дә оста. Ул экология, татар теле, хокук белеме буенча узган районкүләм олимпиадаларда беренче урынны яулады һәм белемен республика күләмендә дә сынап караячак. Технология олимпиадасында да ул үзенең проект эшен тәкъдим итеп, призлы урын...

Апас урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Диләрә Ваһапова укуда да алдынгы, җәмәгать эшләрендә дә актив, кул эшләренә дә оста. Ул экология, татар теле, хокук белеме буенча узган районкүләм олимпиадаларда беренче урынны яулады һәм белемен республика күләмендә дә сынап караячак. Технология олимпиадасында да ул үзенең проект эшен тәкъдим итеп, призлы урын алды.

Диләрә "Кышкы илһам" бөтенроссия бәйгесендә дә катнашты һәм "Минем кул эшләре" номинациясендә беренче урынга лаек булды.

- Остазым Флорида Мифтахова ярдәме белән күп кенә кул эшләренә өйрәндек. Технология дәресләрендә тегәбез, чигәбез, балчыктан, пластилиннан төрле сыннар, картиналар ясыйбыз. Берсе матур чыккач, икенчесен ясыйсы килә, - ди Диләрә.

Флорида Мифтахова үзе дә бәйгеләрдә еш катнаша. Әле кайчан гына Бөтенроссия "Яңа мәктәпнең әйдәп баручылары" портфолиюлар бәйгесендә катнашып, бер мең эш арасында беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев