Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чара узды.

(10 ноябрь, Ләлә Сафиуллина “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә район башлыгы Равил Хисаметдиновның ихлас котлауларын ирештереп, изге теләкләрен юллады.
“Сез гаять катлаулы хезмәт башкарасыз. Райондашларның тынычлыгы, иминлеге өчен бөтен көчегезне бирәсез. Сездән бик зур сабырлык, һөнәри осталык таләп ителә. Киләчәктә җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек һәм түземлек, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим”,- диде ул.
Район эчке эшләре бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин коллективның намуслы хезмәтен, уңышларын билгеләп үтте.
“Сез - төп ышанычлы көчебез. Сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булып, аны җиренә җиткереп башкару һәрберегезнең намус эше. Киләчәктә тә бары тик уңышлар насыйп булсын. Сәламәт булыгыз”, - дип, ихлас теләкләрен юллады җитәкче.
Чара бүләкләүләр белән дәвам итте. Хезмәт вазифаларын нәтиҗәле, намуслы башкарган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, “Апас районы оешуга – 90 ел” истәлек медальләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, “Россия полициясенә 300 ел” күкрәк билгеләре, Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттәге уңышлары өчен" I, II, III дәрәҗә медальләре белән бүләкләнде. Шулай ук озак еллар район эчке эшләр бүлегендә эшләгән полиция капитаны Айрат Нуруллин тантаналы төстә лаеклы ялга озатылды. Намуслы хезмәт юлы үткән хезмәткәргә хезмәттәшләре тарафыннан олы хөрмәт күрсәтелде, ихлас теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев