Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яңа клублар саны тагын бергә артачак

-Югары Балтай авылы мәчете 1897 елда салынган булган. 1960 елларда аның урынын алыштырып, клуб итеп көйләгәннәр. Быел инде аны бөтенләй сүттеләр һәм шул ук нигездә таштан җыйнак кына яңасын салу хәстәренә керештеләр,-ди авыл имамы Рафаэль Салаватов.-Иске бинасының төзелгән елын шул чор балта осталары нигез бүрәнәсенә чокып язган, бу авылыбызның иң...

-Югары Балтай авылы мәчете 1897 елда салынган булган. 1960 елларда аның урынын алыштырып, клуб итеп көйләгәннәр. Быел инде аны бөтенләй сүттеләр һәм шул ук нигездә таштан җыйнак кына яңасын салу хәстәренә керештеләр,-ди авыл имамы Рафаэль Салаватов.-Иске бинасының төзелгән елын шул чор балта осталары нигез бүрәнәсенә чокып язган, бу авылыбызның иң борынгы, тарихи бинасы шулай итеп авыл халкына 125 ел хезмәт иткән булып чыга. Үзебезнең яңа мәчетебезне 1991 елда өлгерттек. Аның мөнбәрен иске мәчеттән чыгарып бераз пөхтәләп яңасына күчереп куйган идек.

Татарстан Президенты программасы буенча район авылларында инде 4 яңа клуб, Мәдәният үзәкләре төзелде. Чираттагысы Югары Балтай авылы халкы бәхетенә туры килде. Клуб мөдире Айрат Сәлахов хәбәр итүенчә, ул уникегә ундүрт метрлы үлчәмдә булачак һәм 100 дән артык тамашачыга исәпләнгән. Төзүче оешма җитәкчесе Фәнис Сафиуллин:

-Иң алга сыйфат куелачак. Биредә хәзер җир казу, нигез салу эшләре башланды, -дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КультурнаяжизньАпастово благоустройствоАпастово