Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда янгын чыгу очраклары ике тапкырга арткан

Узган елның гыйнвар аенда 3 очрак теркәлгән булса, быел уттан 6 шәхси хуҗалык зыян күргән. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, 5 очракта мичләрне артык кыздыру сәбәпле ут капкан, 1 очракта электр чыбыкларының нык искергән булуы йогынты ясаган. Узган атнада Түбән Биябаш һәм Кызыл Тау авылларында сарай янган. - 24 гыйнварда Түбән Биябашы...

Узган елның гыйнвар аенда 3 очрак теркәлгән булса, быел уттан 6 шәхси хуҗалык зыян күргән. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, 5 очракта мичләрне артык кыздыру сәбәпле ут капкан, 1 очракта электр чыбыкларының нык искергән булуы йогынты ясаган. Узган атнада Түбән Биябаш һәм Кызыл Тау авылларында сарай янган.

- 24 гыйнварда Түбән Биябашы авылында янгын чыгуы турында хәбәр алдык. Биредә агач сарай эчендә кирпечтән бүлмә ясалган һәм андагы мичкә тимер морҗа куелган. Әлеге тимер труба артык кызып, түбәгә ут капкан. Янгынның сәбәбе - төтен чыгу юлының тиешле таләпләргә туры килмәве. Бәхеткә, янгын көндез чыгу сәбәпле, аны тиз күреп алганнар һәм ут вакытында йөгәнләнде, йортка, мал-туарларга, тирә-күрше хуҗалыкларга зыян килмәде. Тик, авыл халкының ваемсызлыгы гына шаккатырды. Ярдәмгә ашыккан янгын сүндерүчеләргә юлны күрсәтүче, булышучы булмады. Ут санаулы минутларда тарала, ә авыл эчендә адашып йөргән вакыт бу очракта хәлиткеч булырга мөмкин иде. Кемгәдер килгән бәхетсезлекне чит кайгы дип карарга ярамый, - ди район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

26 гыйнварда бәхетсезлек очрагы Кызыл Тау авылында кабатлана. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килсә дә, бу юлы агач сарай тулысы белән янып бетә.

- Торак йортка да, тирә-күрше хуҗалыкларга да ут кабу куркынычы зур иде. Бу очракта егетләребезнең һөнәри осталыкларын билгеләп үтәргә кирәк. Беренчел тикшерүләр күрсәткәнчә, янгынның сәбәпчесе электр чыбыклары булырга мөмкин. Хуҗалар электр юлларының иске булуын әйтәләр. Ут - сине-мине аямый, ваемсызлыкларны кабул итми. Гомер буе җыйган мал-мөлкәтне кыска гына бер мизгел дә көл өеменә әверелдерергә мөмкин. Янгыннар артмасын, үлем-җитемнәр булмасын өчен сак булсагыз иде", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев