Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашларны ни борчый?

“Бердәм Россия“ партиясе оешуына 19 еллыгы уңаеннан, партиянең Апас җирле бүлекчәсендә гражданнарны онлайн кабул итүләр узды.

(“1 декабрь, “Апастово-информ“).


 Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов дистанцион рәвештә райондашларыбызның сорауларын тыңлады. 
Сорау-мөрәҗәгатьләр район яшьләр оешмасыннан, Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасыннан, район өлкәннәреннән һәм логопед үзәгеннән бар иде. Өлкәннәрне “Яңа гасыр“ телеканалының күрсәтмәве борчыса, яшьләрне Апасның статусы шәһәр тибындагы поселок булу сәбәпле, кайбер программаларда катнаша алмаулары өчен борчылганы сизелде. Һәр сорау язып алынды һәм җаваплы кешеләргә юнәлдерелде. 
Логопед Фирүзә Сәлимуллина депутатка балалар мәнфәгатен яклап мөрәҗәгать итте. Ул тиздән үзенең логопед үзәген ачачак. Анда аз керемле, күпбалалы гаиләләрдән һәм тәрбиягә алынган балалар бушлай шөгыльләнеп, телдә булган кимчелекләрен төзәтә алачаклар. 
“Барлык эшләр төгәлләнде. Бары тик балаларга уңайлы шартлар булдыру максатыннан, мебель һәм бина эчендә башка уңайлылыклар белән тулыландырасы иде“, - дип мөрәҗәгать итте Фирузә Сәлимуллина. 
Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов бу эшкә тиз арада ярдәм итәчәген белдерде.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев