Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевның Ураза гаете якынлашу уңаеннан райондашларыбызга мөрәҗәгате

Кадерле райондашларым, дин кардәшләрем!

Райондашларыбыз Рамазан аен зур шатлык белән каршы алдылар һәм күбесе ай буе ураза тотып, изге гамәлләр кылырга тырыштылар. Рамазан аенда бик күп игелекле эшләр эшләнде. Мохтаҗларның, ятимнәрнең, авыруларның хәлен белү, ярдәм күрсәтү буенча саваплы гамәлләр кылынды. Район хакимияте дә бу эштә башлап йөрде. Ураза тотучы өлкәннәргә - сугыш чоры ятимнәренә бүләкләр тарату оештырылды. Аларга авыз ачканда кулланыла торган ризыклар өләшенде.
Дөрес, Ураза аенда күмәкләшеп мәчетләргә бару, бергәләп намаз уку мөмкинлеге булмады. Коронавирус чире чыгу сәбәпле, бәйрәмнең берникадәр яме кимеде, билгеле. Ләкин, райондагы күп кенә җитәкчеләр, дин эшлеклеләре бәйрәм рухын югары тотарга тырыштылар. Инде менә Рамазан ае тәмамланып килә. Бар мөселман халкының иң көтелгән изге бәйрәме - Гает көне җитә.


Мөхтәрәм дин кардәшләр! Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрелмәячәк. Элеккечә мәчетләргә халык җыелмаячак. Гает намазлары өйдә укылачак.


Пәйгамбәребез Мөхәммәд С.г.в. нең әйтеп калдырган киңәше бар: андый эпидемияләр вакытында намазларыгызны өйдә укыгыз дигән фикер ул. Моңа карап кына, бәйрәмнең яме китмәс, иншаллаһ. Һәр мөселман гаиләсе өстәлгә хәләл ризыклар куеп, зурлап билгеләп үтәр аны. Намазларыбызны өйдә укыйк, коръәннәребезне мәрхүм булган якыннарыбызга багышлап, матур гамәлләр кылып, матур итеп үткәрик бу изге бәйрәмне.


Бәйрәм уңаеннан, Казанның Галиев мәчетеннән туры эфирда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен тыңларга мөмкин булачак. Туры трансляция гает көнендә сәгать 6.30-да “ТНВ” телеканалында, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми сайтында һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналында башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев