Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз зур югалту кичерде

Районыбыз зур югалту кичерде - котылгысыз үлем Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбе директоры Кәримуллин Иршат Нәгыйм улын мәңгелеккә арабыздан алып китте. Түбән Балтай авылында 1960 ел, 3 январенда туган Иршат Нәгыйм улы Кәримуллин үзенең хезмәт юлын 1977 елда Болынбалыкчы мәктәбендә физкультура һәм хезмәт укытучысы буларак башлый. Югары белемгә ия...

Районыбыз зур югалту кичерде - котылгысыз үлем Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбе директоры Кәримуллин Иршат Нәгыйм улын мәңгелеккә арабыздан алып китте.

Түбән Балтай авылында 1960 ел, 3 январенда туган Иршат Нәгыйм улы Кәримуллин үзенең хезмәт юлын 1977 елда Болынбалыкчы мәктәбендә физкультура һәм хезмәт укытучысы буларак башлый. Югары белемгә ия булгач ун ел Олы Тормы мәктәбенә җитәкчелек итә. 1992 елдан 2006 елга кадәр Каратун урта мәктәбе директоры булып эшли. Эрудицияле, кешеләр белән уртак тел табу сәләтенә ия Иршат Нәгыйм улы 2008 елдан Бакырчы урта мәктәбен җитәкли. Кайда гына хезмәт итсә дә, нинди генә эшкә алынса да, аны башта үзе төшенеп, җиренә җиткереп үтәве, таләпчәнлеге, намуслылыгы, тәртиплелеге, аралашучанлыгы, шул ук вакытта тыйнаклыгы, сабырлыгы, шәфкатьлелеге белән аерылып торды ул.

Зур йөрәкле кеше иде Иршат Нәгыйм улы Кәримуллин. Һәм бу йөрәк кинәт тибүдән туктады. Кеше гомере үлем белән генә чикләнми, аның турында истәлек яшәгәндә ул дәвам итә, диләр. Иршат Нәгыйм улы Кәримуллинның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Рәшид Заһидуллин, Апас муниципаль район башлыгы.

Равил Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе.

Ильяс Заһидуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев