Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киңәшләре – алтын, тәҗрибәсе – үрнәк!

Районыбызда үзенчәлекле шәхесләр күп. Шундыйларның берсе - пенсионер-пионер Миләүшә апа Вәлиуллина. Бер районда яшәп, еш кына очрашып торуыбызга карамастан, мин аның турында аз белгәнмен икән. Районыбызның хөрмәтле кешесе булуын, республикада бердәнбер 30 ел дәвамында пионерлар һәм укучылар йортында хезмәт итүен, язмышының иңнәренә хәсрәт шәле ябуын, шулай булса да көчле рухлы...

Районыбызда үзенчәлекле шәхесләр күп. Шундыйларның берсе - пенсионер-пионер Миләүшә апа Вәлиуллина. Бер районда яшәп, еш кына очрашып торуыбызга карамастан, мин аның турында аз белгәнмен икән. Районыбызның хөрмәтле кешесе булуын, республикада бердәнбер 30 ел дәвамында пионерлар һәм укучылар йортында хезмәт итүен, язмышының иңнәренә хәсрәт шәле ябуын, шулай булса да көчле рухлы булып, сынмыйча, сыгылмыйча яши белүен, үзенең сөйләме, акылы белән һәркемнең күңелен күрүен, әдәбият, сәнгать белән кызыксынуын белә идем.

Менә күптән түгел генә аның өендәге китапханәсендә сихри дөньяга чумгач, якыннан әңгәмә коргач, аның башка бик күп кызыклы сыйфатларын ачтым. Китап киштәләре берсеннән-берсе кадерле, беркайчан да үз кыйммәтен җуймый торган китаплар белән тулган. Ләкин алар бит өй бизәү өчен генә җыелмаган, ә чын-чынлап мәгърифәт нуры чәчү өчен хезмәт итәләр. Хуҗалар аларны үзе дә укый, сораган кешеләргә биреп тә тора. Киштәләрнең икенче ягына күз салам һәм тагын хәйран калам. Анда исәбе булмаган санда альбомнар. Эчке дөньясында танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, театр артистлары, укытучылар, пионерлар, районыбызның данлыклы кешеләре.

1962нче елның 19нчы мартында Миләүшә апага (ул вакытта ул 9 сыйныф укучысы) "Яшь ленинчы" газетасы редакциясеннән хат килеп төшә. Нәкъ менә шул елдан бирле, ягъни 50 ел дәвамында Миләүшә апа газета-журнал редакцияләренә, радио-телевидение адресына хатлар, мәкаләләр юллый. 30 еллык хезмәт эшчәнлеген район балаларының ялын мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештыруга сарыф иткән ул. Халык мәгарифе отличнигы, ВЛКСМ Үзәк комитетының "Пионерлар белән актив эшчәнлеге өчен" билгесенә лаек булуы, бик күп сандагы грамоталар, Рәхмәт кәгазьләре моңа дәлил булып тора. Әдәбият-сәнгать белән кызыксынып яшәгәнгә күрә ул, пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшләү елларында күпме газета, китап укучылар конференцияләре, язучылар белән очрашулар оештырган.

Актив хәбәрче буларак, аның хәбәрләре нигездә мәктәпләр тормышын яктырткан. "Йолдызчык"ка 45 ел буе язылып торган. Хәзерге вакытта Апас җирле үзидарәсенә кергән ветераннар Советы әгъзасы буларак, үзен борчыган, яки үзен кызыксындырган темаларны яктырткан мәкаләләрен газетада бастырып тора.

Аның һәр эшкә теләп алынуын, хезмәтеннән тәм табуын күргән тормыш иптәше Касыйм абый - олы таянычы, ярдәмчесе, киңәшчесе булган. Алар хәзер дә бер-берсен ярты сүздән аңлап, хөрмәт итеп яшиләр, бар күңел назларын биреп, ачы хәсрәтләрен онытырга тырышып, уллары Айдарны тәрбиялиләр.

Яше олыгая баруга карамастан, Миләүшә апа әле дә балалар тормышыннан аерылырга теләми. Бүген дә аның ялкынлы "пионер" булып калуы аңа булган ихтирамны тагын да арттыра.

Язмам герое шушы көннәрдә 65 яшьлек юбилеен каршылый. Миләүшә апа! Яшьнәп үткән яшьлегеңнең җылы хатирәләре күңелеңне җылытсын, яшәргә көч бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зарисовка