Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КИЧЕН УРАМДА НИШЛИСЕҢ СИН?

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина катнашында үткәрелгән видеоконференциядә балигъ булмаганнар арасында тәртип бозуларны кисәтү, имин булмаган гаиләләр, үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән әти-әниләр белән эшләү, социаль ятимлек проблемалары хакында җитди сөйләшү узды. Район балигъ булмаганнар эше һәм балалар хокукларын яклау комиссиясе секретаре Гөлнара Маликова аның барышында районда төрле...

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина катнашында үткәрелгән видеоконференциядә балигъ булмаганнар арасында тәртип бозуларны кисәтү, имин булмаган гаиләләр, үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән әти-әниләр белән эшләү, социаль ятимлек проблемалары хакында җитди сөйләшү узды.

Район балигъ булмаганнар эше һәм балалар хокукларын яклау комиссиясе секретаре Гөлнара Маликова аның барышында районда төрле дәрәҗәдә тәртип бозган 12 яшүсмернең махсус исәпкә куелуын искәртеп үтте. Татарстан Республикасының 71нче Законы үтәлүен тикшерү максатыннан ел башыннан районда полиция, прокуратура вәкилләре белән бергә 65 рейд үткәрелгән. Кичке вакытта әти-әниләре, туганнары озатуыннан тыш урамда, төрле җәмәгать урыннарында булган 50гә якын яшүсмер тоткарланган һәм аларның әти-әниләре белән аңлату эшләре үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон