Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун җирлегендә Корбан бәйрәме

Корбан ае уңаеннан авыл җирлекләрендә корбан ашлары үткәрелә. Шимбә көнне Морзалар авылы клубында, Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасында Әмир Гәрәев, Рәис Гафаров, Зөфәр Галиуллин, Радик һәм Рамил Сибгатуллиннар исеменнән табыннар әзерләнде. Каратун мәктәбендә дә Зөһрә Хәева җитәкчелегендәге коллектив тарафыннан әзерләнгән сый-хөрмәт белән сыгылып торган табын өлкәннәрне җыйды. Җирле үзидарә рәисе...

Корбан ае уңаеннан авыл җирлекләрендә корбан ашлары үткәрелә. Шимбә көнне Морзалар авылы клубында, Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасында Әмир Гәрәев, Рәис Гафаров, Зөфәр Галиуллин, Радик һәм Рамил Сибгатуллиннар исеменнән табыннар әзерләнде.

Каратун мәктәбендә дә Зөһрә Хәева җитәкчелегендәге коллектив тарафыннан әзерләнгән сый-хөрмәт белән сыгылып торган табын өлкәннәрне җыйды. Җирле үзидарә рәисе Радик Исмәгыйлев, авыл җирлеге депутаты Алмаз Гыйсмәтуллин, сөт-май комбинаты тарафыннан чалдырылган иттән тәмле итеп аш пешерелде. Кунакка килгән өлкәннәрне район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова бәйрәм белән тәбрик итте, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Корбан бәйрәме белән котлады, районыбызда барган эшләр, киләчәккә булган планнар белән таныштырды. "Без сезне үзебездә кабат күрүебезгә бик шат", - дип башлады сүзен мәктәп директоры Зөһрә ханым. Ул да иң изге теләкләрен ирештерде. Радик Исмәгыйлев әлеге табынны әзерләүче мәктәп коллективына, өстәлгә тәм-том белән ярдәм иткән иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Ак яулыклы әбиләргә, түбәтәйле бабайларга сәламәтлек, тынычлык теләде. "Салкын, караңгы кышка керәбез, бер-берегезнең хәлен белешеп, кайгыртып яшәгез. Үтенечләрегез булса, кыенсынмыйча мөрәҗәгать итегез", - диде ул сүзен йомгаклап. Барлык өлкәннәр исеменнән "Сәфәр" мәчете мулласы Азат Гайнуллин район җитәкчеләренә, шушы табынны әзеләүчеләргә, иганәчеләргә зур рәхмәтен әйтте. Киләчәктә дә шушындый бәйрәмнәрдә очрашырга насыйп булсын дигән теләген белдерде. Саваплы эшләр дәвамлы булсын дип, рәхмәтләрен белдереп барысы да өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратун