Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайда яшьләр шунда уен-көлке

Яшьләр бәйрәме быел 3 июльдә, Апаска Универсиада уты килгән көнне - шушы истәлекле датаның дәвамы булып үтте. Беренче тапкыр Сабан туе мәйданында узуы да үзенчәлекле иде. "Яшьләребез кайсы тармакта гына эшләсәләр дә сынатмыйлар. Укуда да, төрле бәйгеләрдә дә уңышлары күп. Ял итәр өчен мәйдан иркен сезнең өчен, рәхәтләнеп күңел ачыгыз",...

Яшьләр бәйрәме быел 3 июльдә, Апаска Универсиада уты килгән көнне - шушы истәлекле датаның дәвамы булып үтте. Беренче тапкыр Сабан туе мәйданында узуы да үзенчәлекле иде. "Яшьләребез кайсы тармакта гына эшләсәләр дә сынатмыйлар. Укуда да, төрле бәйгеләрдә дә уңышлары күп. Ял итәр өчен мәйдан иркен сезнең өчен, рәхәтләнеп күңел ачыгыз", - диде тәбрикләү чыгышында район башлыгы Рәшид Заһидуллин. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә мәйдан түренә һөнәр алып туган төбәкләрендә игелекле хезмәт юлы башлаган яшь белгечләр, шушы көннәрдә генә парлы тормыш коручылар, республикакүләм бәйгедә җиңеп кайткан "Форпост"чылар, июнь аенда бәби алып кайтучы әниләр, спортчылар, бу көннәрдә хәрби бурычларын үтәп кайткан егетләр, районыбыз яшьләре белән нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләр чакырылып бүләкләнделәр. "Россия патриотлары үстерәбез" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабында җиңгән Апас урта мәктәбе укытучысы Гөлнур Насыйбуллина, "Сәләт" балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева һәм шушы үзәк каршында эшләп килүче Дан музее җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллинны мәйдан аеруча көчле алкышлар белән каршылады. Яшьләр үзләренең хөрмәтләрен шулай белгерттеләр. Котлау-тәбрикләүләр танылган җырчы Салават Миңнеханов һәм аның группасының, районыбыз үзешчәннәренең дәртле җыр-биюләре белән үрелеп барды. Һәр килүче рәхәтләнеп күңел ачты, әниләргә дә, бәбиләргә дә гаҗәеп атракционнар, уеннар бик күп иде мәйданда. Теләгән кеше концерт карап рухланды, күпләр үз көчләрен төрле спорт ярышларында сынадылар. Сәүдә нокталары да гөрләп эшләп торды. Яшьләр бәйрәме дискотека һәм салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кичке молодежный са