Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кошлар – безнең дусларыбыз

Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр урамга һава суларга чыккач кошларны сыйларга, ашатырга яраталар. Мәктәпкә хәзерлек группасындагы балалар белән җимлекләр ясап участогыбыздагы агачларга элеп куйган идек. Салкын көннәрдә кошкайлар безне көтеп кенә торалар, балаларны күргәч куанышып чыркылдашалар. Аларның мәж килеп җим чүпләүләрен карап тору бик күңелле. Ашап туйгач кошкайлар рәхмәт...

Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр урамга һава суларга чыккач кошларны сыйларга, ашатырга яраталар. Мәктәпкә хәзерлек группасындагы балалар белән җимлекләр ясап участогыбыздагы агачларга элеп куйган идек. Салкын көннәрдә кошкайлар безне көтеп кенә торалар, балаларны күргәч куанышып чыркылдашалар. Аларның мәж килеп җим чүпләүләрен карап тору бик күңелле. Ашап туйгач кошкайлар рәхмәт әйткәндәй тирәбездә сикергәләп алалар. Аннан балалар да тыныч күңел белән уйнарга керешәләр. Әнә шулай бик күңелле яшибез без кошкайлар белән. Җимлекләрне дә һәр ел саен яңартып торабыз.

Ирина Какунина, Свияжский бистәсендәге "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кошлар