Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КӨЗГЕ ЭШКӘ ЯЗ БӘЯ КУЯР...

1 ноябрьдә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рафыйкъ Шәкүров җитәкчелегендәге махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую хуҗалыкара конкурс нәтиҗәләрен чыгарды. Беренче урында - "Зөя" агрофирмасы. Әлмәндәр машина-трактор паркында (рәсемдә парк мөдире Шәйхинур Галиуллин) оештыруның иң югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. 170 баллы нормативлар буенча 158 балл җыйды ул....

1 ноябрьдә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рафыйкъ Шәкүров җитәкчелегендәге махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую хуҗалыкара конкурс нәтиҗәләрен чыгарды.

Беренче урында - "Зөя" агрофирмасы. Әлмәндәр машина-трактор паркында (рәсемдә парк мөдире Шәйхинур Галиуллин) оештыруның иң югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. 170 баллы нормативлар буенча 158 балл җыйды ул. Кабул итү барышында комиссия "Алга" хуҗалыгын (149 балл) икенче урынга лаек дип тапты. Бу хуҗалыкның техниканы кышкы саклауга кую ябык мәйданчыгында шартлар районда иң югары һәм заманча. Аның җитәкчесе Ринат Гыйсмәтуллин әйтүенчә, 44кә 42 метрлы бу, шифер түбәле үтәли җилләүгә исәп­лән­гән мәйданчык 20 еллар элек салынган. "Урак өс­тендә бу корылманы ашлык җилгәрү-киптерү урыны итеп тә кулланабыз",-ди ул. 141 балл җыеп, "Табар" хуҗалыгы өченче урынга лаек дип табылды.

"Комбайн, трактор ябык түбә астында торамы ул, көпчәкләре агартылып, күтәртелеп ачык һавада аерым рәтләргә кышкы саклауга куелганмы, аның двигателе, бункер-шнеклары герметизация­лән­мәсә моңа тотылган чыгымнар үзен һич тә акламаячак. Миллионнар торучы печән-салам рулонлау тагылмалары, сука, культиватор, чәчкечләр һ.б. агрегатларның ременьнәре салдырылып, гидроцилиндрлар, ургыч пычаклары, чәчкеч бункерлары кар-яңгыр зыян салмаслык итеп полиэтилен бе­лән томаланып, майлап куелмаса, бу парк мөдире, инженерның булдыксызлыгын дәлилли", - ди комиссия әгъзасы, район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Илдус Амануллин.

- Машина-трактор паркларындагы биналарны еллар буе ремонтламау хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен тупас бозу дип санала. Техниканың үзвакытында техник карау үтүе, механизаторларның тиешле категорияле таныклыгы булуы, гамәлдән чыккан техниканы аерым урынга туплау һәм саклау, паркларны коймалап алу кебек таләпләр һәркайда төгәл үтәлергә тиеш, - дип билгеләп үтте районның "Гос­технадзор" дәү­ләт инспекторы Ирек Солтанбеков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника